2020 елның 13январендә Балтач районының Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахманов Гарифулла Габдрахманулы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Юсупов,җаваплылыгы чикләнгән «Смәел»җәмгыятенең баш икътисадчысы РозалияФазуляноваларюбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Гарифулла Габдрахман улыозак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Хатыны Фәүзия апа белән 65 ел бергә гомер иткәннәр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр, унөч оныгы һәм егерме өч оныкчыгы бар.