Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар җәйге каникул чорында ял итеп кенә ятмыйлар, бакчаларда да тырышып эшлиәр. Яз көне һәрберсенә участоклар бүлеп бирелә, җәй буе шул участокларга сулар сибеп, чүпләрен утап, яшелчәләр, чәчәкләр үстерәләр. Көз көне тырышкан хезмәтнең нәтиҗәсен күреп барыбызда сөенә.