Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар тәрбияче Исмагилова Айсылу белән Яр Чаллы шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Робинзон” дип аталган военно-патриотик слетта катнашып IV нче урынны алып кайттылар. Командага грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Аларга киләчәктәдә зур уңышлар телибез.