14 февраль көнне “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Гашыйклар көне уңаеннан, Ләке авылы “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле кунакта булды.
Бәйрәмгә багышланган кызыклы сорауларга бергәләп җавап эзләдек. Бүләккә һичшиксез “Валентинка”лар өләштек.