3 февраль көнне “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез, ветераннарыбыз кызыксынып, кургәзмәдәге материаллар белән таныштылар, үзләренең шул чордагы тормышларын искә төшерделәр. Күргәзмәдән алган хис, кичерешләр сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел. Барда канәгать калдылар.