Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә , этнокультура кысаларында, кул эшләренә өйрәтүче хезмәткәр белән берлектә, калфак чигү дәресләре үтә. Халкыбызның гореф-гадәтләрен киләчәк буынга тапшыру максатыннан, өлкәннәребез бу шөгыльдә бик теләп катнашалар.