Һәр елны яз һәм көз айларында даими игелек акцияләре уздырыла. Быелгы “Көзге игелек атнасы” кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, иҗтимагый оешма һәм иреклеләр үзәге вәкилләре белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче Сабировлар гаиләсенә бардылар.
Марсель бик теләп үзенең укуда булган уңышлары белән уртаклашты, үзенең күңелендә булган хыял белән уртаклашты. Үзчиратында, “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешма вәкиле Фәридә Фаяз кызы Марсельнен хыялын тормышка ашыруда булышырга вәгъдә итте. Гаиләгә кечкенә генә күчтәнәч тә тапшырылды.
#Безбергә #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН