13 февраль көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр катнашында, “Музыкотерапие” технология кысаларында “Көйне тап” бәйгесе булып узды. Мәхәббәт турындагы җырларны белүләре һәм матур итеп җырлап бирүләре белән шаккаттырдылар. Изге Вәли көне символы булган, бәйрәм уңаеннан бирелгән “Валентинка”лар, чәчәкләр күңелләргә бик хуш килде.