Шушы көннәрдә Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен сәнгать мәктәбе укучылары катнашында зур концерт узды. Җырга-моңга гашыйк нәни “сандугачларыбыз” сәхнә тоттылар. Өлкәннәрдә кушылып җырлап утырдылар.