Хәтерләрен яңарттылар

2018 елның 11 мае, җомга

     Бүген Федоровка интернат-йортында   социаль  хезмәт алучылар тәрбияче Рәйсә Гайнуллина һәм  культорганизатор Лилия Лукина белән Аксубай Туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Экскурсиянең максаты – яңа экспонатларны карау, хәтерне яңарту.

      Музей хезмәткәрләре Әлфия Нурхаметова һәм Рәмзия Хаматгатина кунакларны ачык йөз белән каршы алып, аларга район тарихы, танылган шәхесләр турында сөйләделәр, музей экспонатларын күрсәттеләр. Интернат-йортта яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Аркадий бабай ничек итеп  чабата үрергә кирәклеге  турында сөйләде, Елизавета  Якимова белән Мансур абый Исхаков йон эрләп күрсәттеләр. Александр Панинны Сугышчан дан бүлегендәге экспонатлар кызыксындырды.  Ә чуаш орнаменты белән чигелгән әйберләр күргәзмәсе барысына да бик ошады.  Экскурсиядән барысы да яхшы тәэсирләр белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International