Күрмәүче Чистайлылар 8 май көнне бергә җыелышып сугышка багышланган шигырьләр укыдылар, ул елларда популяр булган җырлар җырладылар, бер-берсен ихлас күңелдән Бөек җиңү белән тәбрикләделәр. Социаль педагогларның да, реабилитантларның да теләкләре бер: Барлык халыклар арасында тынычлык урнашсын, беркайчан да дөньяда күз яшьләре, үлем хәбәрләре, җимерелүләр, чиксез кайгы-хәсрәт сәбәбе булган сугыш чыкмасын иде.