Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында мулла белән тәрбияви әнгәмәләр

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Чирмешән картлар һәм инвалидлар  йортында  барлык теләк белдергән яшәүчеләр  белән мәчеттән килгән мулла даими  рәвештә тәрбияви –әңгәмәләр уздыра. Ул монда яшәүчеләргә вәгазьләр укый, тормыштан алынган сабаклы  вакыйгалар турында сөйли. Дин дәресләренә  намаз укырга ниятләгән  әбиләребез кызыксынып йөриләр. Мулланың сөйләгәнен игътибар белән тыңлыйлар, дәрес азагында бергәләп укылган вәгазь турында фикер алышалар. Мондый очрашулар аларга рухи яктан ныгырга, кылган гамәлләрен анализларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International