Буыннар очрашуы

2018 елның 18 мае, җомга

Май ае бөек бәйрәм - Җиңү Көне белән бай.  Инде 73 ел буена кеше күңелендә авырту һәм шатлык хисләре сүнми.

Фаҗигале вакыйгаларның шаһиты булган кешеләр елдан-ел азая, һәм аларның һәр истәлеге безнең өчен тагын да кыйммәтрәк. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу – Ватаныбыз тарихы белән очрашу дигән сүз.

Мондый очрашуларның берсе күптән түгел генә «Гнездышко» приютында узды. Безгә кунакка Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрнең мактаулы гражданины Лазарев Николай Петрович килде. Балалар дулкынланып, очрашуга әзерләнделәр, концерт программасын  тәкъдим иттеләр. Кичә  мәктәп вальсы белән башланып китте. Балалар башкаруында М. Җәлилнең «Кызыл ромашка», «Туган ил» искиткеч шигырьләре яңгырады.

Аннары «түгәрәк өстәл» артында Николай Петрович сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты, күпсанлы балалар сорауларына җавап бирде. Балалар тантаналы рәвештә кунакка чәчәкләр, үз куллары белән эшләнгән истәлекле открыткаларны тапшырдылар, камыр ризыклары белән сыйладылар.

Ветераннан ишеткән истәлекләр балалар күңелендә мәңгегә калачак.  Николай Петрович белән берлектә “Гнездышко” приюты тәрбияләнүчеләре мәңгелек ут һәм В. И. Ленин һәйкәленә чәчәк салдылар.

Николай Петрович Лазаревка  нык сәламәтлек, озын гомер телибез, безнең очрашуга битараф калмагы өчен зур рәхмәтләр әйтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International