18 нче июнь 2018 нче ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мадина Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен “Наркотикларсыз тормыш” кысаларында модульле оригами техникасы кулланып «Күбәләк» ясау буенча мастер – класс үткәрде.
Мастер классның максаты: кулларның вак моторикасын, төгәллеккә өйрәтү һәм хыялларны үстерү иде.
Белгеч безне борынгы сәнгать төре - кәгаздән оригами төрү ысулы белән таныштырды. Гади генә кәгазҗ битеннән катлаулы һәм бик матур күбәләк ясадык. Күбәләк - күңелле җәй символы. Кәгазьдән ясалган әйберләр йортның бизәү, кәеф күтәрү һәм якыннарың белән аралашу өчен рәхәтлек бирә. Чараның нәтиҗәсе булып - аралашу төркемен киңәйтү, дуслык җепләрен арттыру иде.
Чара ахырында соөиал хезмәт алучылар бер берсенә яхшы теләкләр теләделәр, кәефләренең яхшыруын, эшчәнлек сәләтенең артуы турында белдерделәр.
Чарада 9 кеше катнашты.