2018 елның 16 июнендә «Забота» приютында тәрбияче Якупова В.Т. мәктәп яшендәге балалар белән «Яшьләр наркотикларга каршы”дигән рәсем конкурсы үткәрде.
Чараның максаты: яшьләр арасында наркотикларга бәйлелек проблемасына балаларның игътибарын җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Тәрбияләнүчеләр бирелгән тема буенча әңгәмәдә актив катнаштылар. Бу авыру нәтиҗәсе ничек бетүенә игътибар бирделәр,үзләре өчен тормышта мөһим булган өстенлекләрне сайладылар. Рәсемнәрне ясап бетергәч, һәрбер катнашучы үзенең рәсеме турында сөйләде.