ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

5 июльдә Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсендәге бер төркем реабилитантлар Укытучылар йортында җыелып шәһәребездә сугыш елларында яшәгән шагыйрә Маргарита Ильинична Шор-Ивенсен иҗаты белән таныштылар.

 7 июль   көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

      Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре,  «Волонтерлар белән эшләү»  социаль технологиясен  тормышка ашыру кысаларында  сигез социаль хезмәтләрдэн файдаланучыларга мәктәп укучылары- волонтерлар белән берлектә чаралар үткәрде.

       Технологиянең  максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә оператив рәвештә көнкүрештә кирәкле һәм педагогик ярдәм күрсәтү.     

Бүлекчә хезмәткәрләренең  мондый чараларны үткәрү төп эше булып тора. Безнең заманда барысы да каядыр ашыга, кемгәдер ярдәм кирәклеге турында бик сирәк уйланабыз, бигрәк тә якын туганнары булмаган  ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм өлкәннәр безнең җылы мөнәсәбәткә  һәм игътибарга  мохтаҗ икәнлеген  онытырга ярамый. Мәктәп укучылары- волонтерлар аларга түтәлләрне чүптән чистартырга һәм бакчага су сибәргә булыштылар.

6 июль көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесе базасында тантаналы төстә яшүсмерләр өчен антикафе ачылды. Антикафе - ул социаль юнәлештәге вакытны күңелле һәм файдалы уздыру урыны. Иҗади очрашулар, уеннар, уңайлы шартларда әңгәмәләр, тәҗрибә уртаклашу, яңалыклар белән танышу, үз эшләреңнән күргәзмәләр оештыру, презентация, тренинглар уздыру өчен кулай урын. Монда килгән кеше тамак туйдыру өчен түгел, ә бәлки аралашу, буш вакытын файдалы уздыру өчен килә.

Арбаш авылында  яшәүче Оркия Рамазан кызы Шакировага 6 июль көнне 90 яшь тулды. 

“Котлау открыткасы” исемле мастер-класс

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе  8 инвалид бала өчен хезмәт буенча инструктор  Сергиенко С.Г. “Сможем вместе” проектын тормышка аштыру кысасында 06нчы июльдә “Котлау открыткасы” исемле мастер-класс уздырды.

Светлана Геннадьевна гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне барлыкка килү тарихын сөйләде, бәйрәмгә багышлап открыткалар ясадылар.

 

         2018 елның 6 июль көнендә  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсэтү бүлегенең  “Тегүчелек”  кабинетында  Кашапова А.Х. җитәкчелегендә чираттагы  дәрес уздырылды.  Дәреснең максаты: тегү машинасының төзелеше турындагы белемнәрне формалаштыру  һәм  тегү машинасын   эштә куллана белергә өйрәнү. Дәрес азагында әниләр алган белемнәрен практикада кулланып карадылар. Хезмәт кабинетының эшчәнлеге гаиләдә  яшәү рәвешен тагы да яхшырту,  шулай ук көндәлек мәшәкатьләрне мөстәкыйль  чишә алу мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән. Кабинет барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә  “Тегүчелек” юнәлеше буенча 3 әни шөгыльләнә.

6 июль, 2018 ел, жомга

            “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова,  Татарстан республикасының  «Спорт хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка уены буенча турнир үткәрде.

 Чараның максаты: катнашучыларның гаиләләрендә өстәл уеннарын популярлаштыру һәм  аларны интеллектларын , логик фикерләү сәләтләрен үстерү иде.

Шашка - ул бик купләрнең яраткан өстәл  уены гына тугел,  ул әле балаларны һәм олыларны үзенә җәлеп итә торган иң арзан һәм массакүләм спорт ярышларының  бер төре дә булып тора.

Чараны оештыручылар барлык катнашучыларны гаилә бәйрәме белән котладылар һәм турнир үткәрү регламенты, шашка уены кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Катнашучылар бик теләп уенга керештеләр. Бу уенда шашкаларны  дөрес йөртә белу генэ җитми  иде, аларга үзләренең логик сәләтләрен, игътибарлы булуларын,  тиз анлаучанлыкларын күрсәтергә кирәк иде. Уенчылар, уен барышында катлаулы комбинацияләр  уйлап табып, тыныч, яхшы  рәвештә җиңүгә омтылдылар.

Уенны тэмамлап, турнир нәтиҗәләре буенча, призлы урыннарны билгеләделәр. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны да мактау грамоталары һәм истәлекле, баллы призлар белән бүләкләделэр.

Мондый интеллектуаль уеннар аша социаль хезмәт алучылар мөстәкыйль карарлар, дөрес итеп тәнкыйтьләрне кабул итәргә, куелган максатларга ирешергә өйрәнәләр.

Чарада 20 кеше катнашты.

2018 елның 6 июль көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенәң гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып исәптә торучы балалар белән дәрес үткәрделәр. Дэреснен масаты:психоэмоциональ киеренкелектән бушану һәм үз хисләрең белән  идарә итәргә өйрәнү.

"Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының "Шәфкатьлелек" бүлегендә "Ком белән уен-шөгыль"

 

2018 елның 6 нчы июлендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче  Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан “Ком белән уен-шөгыль”  үткәрделде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International