Социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку, Балтач

2018 елның 6 июле, җомга

 7 июль   көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде. «Наз» үзәге директор  урынбасары Фәния Йосыпова 442-нче Федераль закон буенча тест үткәрде һәм яңгын куркынычсызлыгы  буенча инструктаж уздырды.

Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International