Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, «Волонтерлар белән эшләү» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында сигез социаль хезмәтләрдэн файдаланучыларга мәктәп укучылары- волонтерлар белән берлектә чаралар үткәрде.
Технологиянең максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә оператив рәвештә көнкүрештә кирәкле һәм педагогик ярдәм күрсәтү.
Бүлекчә хезмәткәрләренең мондый чараларны үткәрү төп эше булып тора. Безнең заманда барысы да каядыр ашыга, кемгәдер ярдәм кирәклеге турында бик сирәк уйланабыз, бигрәк тә якын туганнары булмаган ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм өлкәннәр безнең җылы мөнәсәбәткә һәм игътибарга мохтаҗ икәнлеген онытырга ярамый. Мәктәп укучылары- волонтерлар аларга түтәлләрне чүптән чистартырга һәм бакчага су сибәргә булыштылар.