«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен «Шнуровка» дигән темага мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты – когнитив функцияләрне активлаштыру, кулларның вак моторикасын үстерү, төгәллеккә өйрәтү һәм хыялларны баету иде.
Белгеч һәрбер катнашучыга матур тишекле предметлар таратты, баулар һәм тасма белән җитмәгән детальләрне өстәргә кушты.
Мәсәлән: Керпенен энәләренә алма һәм грушадан ямау ясыйлар. Йөк машинасына тәгәрмәч яки комнан йөк өстиләр..Ә кызны матур итеп киендерәләр.
Мастер-класс барышында катнашучылар кул бәлен тигез хәрәкәт башкарырга кирәклегенә төшенделәр һәм нәтиҗәдә алар бармаклар эшчәнлегең активлыгы артканын сизделәр.
Социаль хезмәт алучылар чарада бик рәхәтләнеп, теләп катнаштылар. Соңыннан, чарада катнашучылар үз-ара фикерләр алыштылар, аларны кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм әшкә сәләтләре артты.
Чарада 7 кеше катнашты.