Менделеев муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, өйдә социаль ярдәм алучылар өчен «Баллы күчтәнәч» акциясе үткәрелде.
2018 нче елның 10 июлендэ Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегетәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы Өч аю “Әкият каһарманнары белән танышу”дип аталган уен-шөгыль уткэрде.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре № 2 «Әллүки» балалар бакчасы нәниләре белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә карата «Гаилә – ул җиде мин» дигән темага чара үткәрделәр.
Чараның максаты: балаларда үз гаиләсенә һәм туганнарына карата мәхәббәт, хөрмәт, алар турында кайгырту хисе тәрбияләү, балаларны өлкәннәр белән әдәпле аралашырга өйрәтү.
10 июль көнне 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әбиләргә район җитәкчелеге Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау сәламнәрен җиткерде.
10 июль 2018 ел, сишәмбе
Тәрбиячеләр Закирова Сәкинә һәм Самойлова Гөлчәчәк “Минем яңа дусларым” дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар.
10 нчы июль 2018 ел
Казан шәһәренә сәяхәт.
Махсуслаштырылган «Интегра-тур» туристик компаниясе физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен туризм өлкәсендә хезмәтләр тәкъдим итә. Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр өчен дә туристик сәяхәт оештырылды. Алар Казанның нәкъ менә йөрәгендә – Казан кремелендә сәяхәт иттеләр. Биредә аларны Кол Шәриф мәчете, «Сөембикә» манарасы, шулай ук Губернатор сарае, Благовещение соборы һәм күзәтү мәйданчыгы көтә иде. Коляскада йөручеләр өчен дә бик уңай итеп төзелгән иде маршрут. Безнең әби-бабайларны иртән махсус автобуста килеп алдылар, ә кичен кайтарып куйдылар. Сәяхәт бик кызык һәм әйбәт үтте. “Туристлар” махсуслаштырылган «Интегра-тур» туристик компаниясенә тәкъдим ителгән хезмәтләр өчен, Казанны, башкалабызның истәлекле урыннарын күрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәләр.
Бөрбаш авылында яшәүче Надия Хәйретдиновага 10 июль көнне 90 яшь тулды.
Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль - тернәкләнү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен Кукмара муниципаль районы имам хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән очрашу оештырылды. Ял итүчеләр өчен әлеге конфессияара характерындагы очрашулар даими оештырылып килә.
Бүгенге очрашу барышында Рәдиф хәзрәт көн кадагындагы балалар тәрбияләү темасына басым ясады. Тормышчан мисаллар китереп, үсеп килүче алмашларыбызны Коръән кануннарына нигезләнеп тәрбияләргә үзенең киңәшләрен җиткерде.
Очрашу дусданә әңгәмә рәвешендә бик җылы һәм кызыклы иң мөһиме кирәкле дәлилләр белән үрелеп алып барылды. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар үзләре өчен күп кенә яңалыклар ачтылар.
2018 елның 6 июнь көнне "Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр социаль реабилитацияләү узэге" Дэулет бюджет учреждениясэнде сукырлар максус китапханэсе белэн бергэ саяхетче Владимир Васкевич белэн очрашу булып узда.