10 июль 2018 ел, сишәмбе
Тәрбиячеләр Закирова Сәкинә һәм Самойлова Гөлчәчәк “Минем яңа дусларым” дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. Әңгәмәнең максаты балаларның ихтибарын, хәтерен яхшырту, сөйләм телен баету, дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияләү.
Әңгәмә барышында балалар белән дуслык турында сөйләшү, табышмаклар чишү, әйтемнәр – мәкальләр искә төшерү булды. Бу әңгәмәдә 35 мөмкинлекләре чикләнгән бала катнашты.