2018 нче елның 10 июлендэ Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегетәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы Өч аю “Әкият каһарманнары белән танышу”дип аталган уен-шөгыль уткэрде.
Чараның максаты:
- укытуга, тәрбиягә һәм баланың максатчан үсешенә комплекслы якын килүне тормышка ашырып, аларның психологик һәм социаль иминлеген, сәламәтлеген формалаштыру.
Бурычлар:
- аюлар турында белемнәрне киңәйтү (әйләнә-тирә мөхит,туклану һәм яшәү рәвеше);
- уен һәм әкиятләр аркылы балаларга куркынычсызлык һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында бераз күзаллау бирү;
- “Өч аю” әкиятен кабул итү өчен шартлар тудыру;
- әкият балаларны зурлыкларны аерырга өйрәтә: зур, бик зур, кечкенәрәк, кечкенә һәм бик бәләкәй, шулай ук озын-тәбәнәк. Тавышның ишетелү дәрәҗәсен дә билгеләргә өйрәтә: яңгыравык, тынычрак, тыныч.
Барлык аңлатмалар да баланың дөрес сөйләм үсешенә ярдәм итә.
Бу шөгыльдә өч бала катнашты. “Өч аю” әкиятенә балалар бик шатландылар. Тәрбияче әкият белән таныштыру барышында, әкият каһарманнары тавышы белән сөйләде. Шулай ук , “Аю аланында” дип аталган хәрәкәтле уенда да балалар белән бергәләп хәрәкәтләрне кабатладылар. Балалар бик зур шатлану хисе алдылар, һәрбер хәрәкәткә бик сөенделәр. “Өч аю” әкиятен дөрес кабул итсеннәр өчен барлык шартлар да тудырылды, аюларның табак-савытлары турында аңлатма бирелде. Балалар бик актив һәм игътибарлы булдылар.