Казанга сәяхәт. Яңа Чишмә

2018 елның 10 июле, сишәмбе

 

10 нчы  июль 2018 ел

Казан шәһәренә сәяхәт.

 

            Махсуслаштырылган «Интегра-тур» туристик компаниясе физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен туризм өлкәсендә хезмәтләр тәкъдим итә. Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр өчен дә туристик сәяхәт оештырылды. Алар Казанның  нәкъ менә йөрәгендә – Казан кремелендә сәяхәт иттеләр. Биредә аларны Кол Шәриф мәчете, «Сөембикә» манарасы, шулай ук Губернатор сарае, Благовещение соборы һәм күзәтү мәйданчыгы көтә иде. Коляскада  йөручеләр өчен дә бик уңай итеп төзелгән иде маршрут. Безнең әби-бабайларны иртән махсус автобуста килеп алдылар, ә кичен кайтарып  куйдылар. Сәяхәт бик кызык һәм әйбәт үтте. “Туристлар” махсуслаштырылган «Интегра-тур»  туристик компаниясенә  тәкъдим ителгән хезмәтләр өчен, Казанны, башкалабызның истәлекле урыннарын күрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International