Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәрне социаль тернәкләндерүдә төрле-төрле технологияләр кулланыла. Шундыйлардан “ОН-ЛАЙН ВЕТЕРАН”, “Өй бакчасы”, “Өлкәннәр өчен тернәкләндерүче ял” һәм башкалаларны атап үтәргә мөмкин. Бу технологияләр кысаларында үткәрелгән дәресләрдә өлкәннәр үзләренең белемнәрен арттыралар. Шулай ук алар өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәткәрләре ярдәмендә төрле бәйгеләрдә дә катнашалар. Ел саен “Интернетка – рәхмәт” Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар җибәрелә.
Быел да социаль хезмәтләр күрсәтүдән файдаланучы 3 группа инвалид Галиакберова Зифа Әнәс кызы “Интернетка рәхмәт – 2018” бәйгесенең “Минем интернет уңышларым” номинациясенә үзенең гаризасын җибәрде. “Тормыш эликсиры” дип аталган конкурс эшендә Зифа Әнәс кызы үзенең интернеттагы уңышлары уртаклашты.