“Үзгәрешләр җиле” клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре Яшьләр клиникасы белән берлектә закон белән каршылыклары булган 12 яшүсмер өчен “Үз-үзеңә юл” дип аталган төркемле чара уздырдылар. Максат: яшүсмерләрдә тормыш күнекмәләрен булдыру.
Әлеге дәрес арт-терапиянең бер юнәлеше булган метафорик карталар белән алып барылды. Аларның өстенлеге булып куәтле эмоциональ фон булдырырыга ярдәм итү тора, ә ул, үз чиратында, кешегә моңарчы билгесез булган үзгәрешләрне үзеңдә ачарга булыша, шәхеснең иҗади потенциалын активлаштыра. Шулай ук катнашучыларда ышаныч һәм иминлек хисе туа, чөнки алар үзләре никадәр тирән ачылырга икәнен үзләре сайлыйлар.
Башта метафорик карталар кулланып, хәзерге халәт барлыкка килүенә нәрсә этергечләр булуын белү максаты белән диагностика үткәрелде. Катнашучылар үз проблемаларын ничек күрәләр икәнен сөйләделәр, һәм карта аша бу халәттән чыгу юлын эзләделәр.
Алдагы техника аша яшүсмерләр картаның берсен тартып чыгарып, чиста биткә куйдылар, һәм картаның дәвамын үзләре ничек телиләр, шулай ясап бетерделәр, соңыннан нәрсә килеп чыгуын аңлатып бирделәр.
Соңыннан психолог катнашучыларга булган мөнәсәбәтләрен карта ярдәмендә анализларга тәкъдим ясады. Башта яшүсмерләр мондый фикер алышуга теләмичә һәм куркып кына кушылсалар, алга таба сөйләшү иркенәйде. Дәрес ахырында яшүсмерләр алга таба хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләкләрен белдерделәр.