30 июль 2018г., дүшәмбе
Презентациянең максаты булып безнең яктагы кошларның тормышын, исемнәрен өйрәнү, ничек сайрауларын тыңлату, күчмә кошлар турында мәгълүмат бирү, тирә – дөньяга кызыксыну уяту, дустанә мөнәсәббәт, кошларга сак караш тәрбияләү.
Презентация вакытында балалар кошлар тормышыннан кызыклы слайдлар карадылар, нинди кошларның Кызыл китапка кертелүе турында мәгълүмат алдылар, табышмакларга җавап эзләделәр, чара ахырында “Кем кайда яши?”, “Кем артык?” дип исемләнгән дидактик уен уйнадылар. Кызыклы фактлар белән таныштылар: бүгенге көндә 10694 төрле кош барлыгы ачыкланган, страус йомыркасын 1, 5 – 2 сәгать пешерергә кирәк һ.б. Кошларның сайравын тыңлап чара төгәлләнде. Балалар һәм аларның әниләре безнең якларда кышлаучы кошларның рәсемнәрен буядылар. Чараны тәрбияче Салихова Лена әзерләде. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре, барлыгы 15 кеше бу чарада катнашты.