Пирәч муниципаль районының туган якны өйрәнү музеена сәяхәт. Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты"

2018 елның 28 июле, шимбә

“Шатлык” приюты тәрбияләнүчеләре Пирәч муниципаль районының туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Экскурсиянең максаты: граждан – патриот сыйфатын формалаштырырга, әйләнә – тирәне өйрәнүгә кызыксыну сәләтен артырырга. Балаларга бик кызыклы экскурсия, музей заллары буенча үткәрелде. Бу баларга ничек безең ата- бабаларыбыз яшәгәнен аңларга булышты. Аларның хезмәте ярдәмендә безнең районыбыз нигезләнгән һәм үскән.Тәрбияләнүчеләр кызыксыкну белән экспонатларны карадылар һәм ләззәт белән тыңладылар.Балалар музейда булганнары белән канәгать булдылар. Күргән экспонатлар зур тәэсир калдырдылар. Экскурсиянең азагында балалар экскурсоводка җентекләп сөйләве өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

                                                                                                                                               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International