Алабуга үзәк китапханәсендә Волгоград шәhәреннән килгән язучы белән очрашу булды.
Полторецкая Ольганы Татарстан белән балачак бәйли. Аңа Татарстан шәhәрләрендә еш булырга туры килә. Ә бу юлы кунагыбыз алабугалылар белән әдәби сәгать уткәрде hәм анда безнең интернатта яшәүчеләр дә катнашты.
Ольга Борисовна үзенең тормышы, авыр язмышы турында сөйләде, шигырьләр җыентыгына презентация ясады hәм шигырьләрен дә укып үтте.
«Очрашу бик кызыклы, җылы эчтәлекле булды hәм без тагын да көтеп калабыз»,- дип интернатта яшәүче Рожина Ольга үзенең фикерләре белән уртаклашты.