«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән «Мәхәббәт бәйлелек белән яртылаш» дип аталган темага дәрес үткәрде. Максат: Бәйлелекле мөнәсәбәтләрне профилактикалау.
Чара башында психолог бәйлелек турында сөйләп узды. “Батып баручы утрау” күнегүе мисалында, әлеге мөнәсәбәтләрнең гаилә әгъзасы яисә гаилә әгъзаларының алкоголизм, наркомания, яисә башка төрле бәйлелеккә ничек китерүен күрсәтте. “Бәйлелек” дигән тест аша (Б. һәм Дж. Уайнхолд редакциясе) катнашучыларның мөнәсәбәтләрендә бәйлелекнең нинди дәрәҗәдә (түбән, урта яки югары) икәнен белергә тәкъдим итте. Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, күп кенә катнашучылар якын кешеләре белән аралашкан вакытта аларның гамәлләрендә нинди үзенчәлекләр бар икәнен белделәр. Шуңа күрә психолог барлык тискәре уйларны читкә куеп тирә-яктагы һәм якын кешеләр белән нәтиҗәле аралашырга өйрәткән «Нык бәйләнгән», «Хоровод», «Буш шикаять» кебек күнегүләр үтәргә тәкъдим итте.
Очрашу ахырында катнашучылар иң авыры дип «Нык бәйләнгән» күнегүен атадылар, чөнки үзеңнең уй-хисләреңне башка кешенекеннән аеруы күп очракта бик авыр була. «Хоровод» күнегүе катнашучыларга бик үзенчәлекле тоелды, чөнки әлегә кадәр бәйле кеше аркасында барлык тирә-юньдәгеләр еллар буена күнегелгән тормыш алып барырга мәҗбүр икәне турында берәү дә уйланмаган булган.
Якыннары белән аралашу яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күчсен өчен барлык катнашучыларга «Матрицадан чыгарга» дип аталган белешмәлекләр таратылды.