6 нчы сентябрь көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” мәдәни чаралар оештыручысы Бадретдинова Г.С. “Экстремизм, терроризм – кешелек өчен явызлык” темасына әңгәмә үткәрде. Шушы темага кагылышлы китап күргәзмәсе дә оештырылды. Өлкәннәребез белән барлык экстремизм, терроризм төшенчәләрен төрле мәсьәләләр ярдәмендә өйрәндек. Өлкәннәребез үзләренең шушы явызлыкны булдырмас өчен төрле фикерләре белән уртаклаштылар. Шушы темага видеофильмнар да күрсәтелде.