Робинзонда – кунакта

2018 елның 7 сентябре, җомга

Сентябрь аенда Яр Чаллы шәһәрендә “Робинзон” исемле хәрби-патриотик слет узды. Бу чарада приютта тәрбияләнүче балалар катнашты. “Гнездышко” приюты тәрбияләнүчеләре барлык җаваплылык белән әзерләнделәр, һәм 2 урынга лаек булдылар. Балаларның бердәмлеге хәрби-спорт полосасын уңышлы җиңәргә, интеллектуаль турда дөрес җавап бирергә ярдәм итте, ә катнашучыларның артистлык сыйфатлары җиңүне тулысынча ныгытты!

Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды!

Ә шунда ук узган шашка буенча республика турниры нәтиҗәләре буенча безнең тәрбияләнүчебез Абрамова Катя мактаулы беренче урынны алды!

Слетны оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International