2018 нче елның 18 нче сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Шәфкатьлелек” бүлеге тәрбиячесе Аухадиева Р.Н. “Теремкәй“әкиятендә кунакта” дип исемләнгән уен-шөгыль үткәрде.
Максат: Әкиятнең каһарманнары белән таныштыру.
Бурычлар:
Тәрбияче, әкият каһарманнарының кыяфәтләрен сөйли-сөйли,балаларны әкиятнеңкатнашучылары белән таныштырды. Игътибарлылыкларын һәм фикерләү сәләтләрен үстерү өчен, шартлар тудырды, өлгерлекләрен үстерергә ярдәм итте. Балалар тәрбияче белән берлектә, рәхәтләнеп, әкиятнең уен өлешенә кереп киттеләр. Алар зур кызыксыну белән, тәрбияче артыннан текстны кабатладылар. Балаларның шатлык хисләре чиксез иде. Шөгыль бик уңышлы булды, балалар үзләре өчен, бик күп файдалыкүнекмәләр алдылар. Бер мизгелгә генә булса да, үзләрен әкият каһрманнары итеп хис итттеләр.