Аксубай "Хыял " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында район профилактика субъектларын чакырып консилиумның киңәйтелгән утырышы узды.
Чарада катнашучылар арасында Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече А.Төхвәтуллина, Аксубай "Нежность" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече О. Уткина һәм балигъ булмаган балаларның законлы вәкиле Г. Тихейкин бар иде.
Консилиум кысаларында приютта торучы балигъ булмаган балаларның киләчәктә тормыш корылышы турында фикер алыштылар.