8 октябрь 2018 ел, дүшәмбе
“Яхшылыкны бергәләп ясыйбыз” дигән чара үтте.
2018 елның 5 октябренда Алексеевский «Забота» приютында тәрбияче Маслова Н.В. балаларны эш башкаруга иҗади якын килергә,йөзем тәлгәшен сурәтләргә, пөхтә итеп бизәү күнекмәләрен беркетергә өйрәтү максатыннантозлы камырдан йөзем тәлгәше ясау дәресе үткәрде.
8 нче октябрь 2018 нче ел, дүшәмбе.
"Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау-физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова йөрәк-кан тамырлары системасы өчен физик-сәламәтләндерү шөгыле үткәрде.
Шөгыльнең максаты: авыруларны профилактикалау, хәрәкәт активлыгын һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган социаль хезмәт алучылар өчен физик-сәламәтләндерү ул - йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системасының физик йөкләнешкә җайлашуын һәм көчәюен яхшыртуга юнәлдерелгән сәламәтләндерү шөгыльләре. Сулыш күнегүләре - сулыш актын нормальләштерү һәм камилләштерү, мускулатураны ныгыту һәм күкрәк читлегенең хәрәкәтчәнлеген яхшыртуга ярдәм итә.
Күнегүләр комплексы буенча шөгыль тын алу гимнастикасыннан башланды. Социаль хезмәт алучылар урындыкта утыручы төрле гомумтаралган күнегүләр башкардылар, алар организмны физик йөкләнешкә әзерләүгә ярдәм итте. Шөгыльнең төп өлешендә таяклар һәм туплар белән төрле күнегүләр кертелде, бу катнашучыларны шатландырды. Йомгаклау өлешендә «күршедә туп" дигән хәрәкәтчән уен үткәрелде, анда 2 төркем катнашты: ир-атлар-10 кеше һәм хатын-кызлар 12 кеше. Катнашучылар физик активлык, үз командаларының әгъзаларына ярдәм итүдән канәгать калдылар һәм әлеге программа буенча шөгыльләрне дәвам итәргә теләк белдерделәр.
Уен сулышны тынычландыручы күнегүләр белән тәмамланды.
Чарада 22 кеше катнашты.
2018 елның 8 нче октябрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Фәрхетдинова А. З. һәм психолог Насырова Л.К. «Тормыш матур!»
Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чаралар уза. “Гнездышко” приюты тәрбияләнүчеләре тарафыннан Яшел Үзәндә урнашкан интернатта бәйрәм концерты үткәрү матур традициягә әверелде.
Лев Толстойның юбилеена багышланган юбилей чаралары кысаларында Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Л. Толстой әсәрләре буенча Балачак.
4 октябрь көнне Тукай муниципаль районының “Круглое поле гомуми урта белем бирү мәктәбендә”
Әбиләр белән күңелле
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә Картлар көнен билгеләу кысасында 08нче октябрьдә тәрбияче Зарипова В.Ф. “Әбиләр белән күңелле” исемле чара уздырды. Остәмә әбиләрнең ижади эшләреннән күргәзмә оештырылды. Балалар шат күңел белән уеннарда катнаштылар, күргәзмә белән сокландылар.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында өлкәннәр ункөнлеге.
Җәлил картлар йортында кунакта Җәлилнең сәнгать мәктәбе