Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында өлкәннәр ункөнлеге.

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

4 нче  октябрь  көнне  Җәлил картлар һәм инвалидлар  йортында  өлкәннәр көне уңаеннан  бәйрәм  үткәрелде. Бәйрәмдә  Сарман муниципаль районы  башлыгы   Фәрит Мөнәвир  улы Хөснуллин, Сарман муниципаль  районы  башлыгы  урынбасары  Сахипова  Индира  Рәис кызы  катнашты. Шулай  ук өлкәннәребезне  бәйрәм белән  Җәлил  поселегының  җитәкчесе Каримов  Рафик  Әзһәм улы,   район  социаль яклау бүлеге  җитәкчесе Гыйлметдинова Лилия Мирзаһит кызы,   Җәлил поселыгының ветераннар  советы  рәисе    Мингазова  Әнисә  Г. катнаштылар һәм өлкәннәргә үзләренен теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмдә өлкәннәр өчен матур җырлар яңгырады,биюләр башкарылды, бәйрәм бүләкләре тапшырылды.  Бәйрәм   бик күңелле үтте.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International