Мәрхәмәтлелек юлы

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чаралар уза. “Гнездышко” приюты тәрбияләнүчеләре тарафыннан Яшел Үзәндә урнашкан интернатта бәйрәм концерты үткәрү матур традициягә әверелде.

Интернатта тормыш җиңел түгел, анда башка дөнья, биредә инвалидлар яши. Безнең балалар аларны сөендерергә, кәефләрен күтәрергә теләделәр. Алар шигырьләр сөйләделәр, дәртле биюләр күрсәттеләр һәм, әлбәттә, җырлар җырладылар. Үз куллары белән эшләнгән открыткалар тапшырдылар. Концерт бик күңелле үтте! Залда бик җылы атмосфера хөкем сөрде. Алкышлар бик озын һәм рәхмәтле булдылар.

Мондый очрашулар бик кирәкле һәм мөһим. Алар балаларда өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, авыр минутларда аларга ярдәм итү, мәрхәмәтлерәк һәм рәхмәтле булу хисләрен тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International