Ачык йөрәкләр

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү Үзәгендә ,сәламәтлекләре чикле булган бала лар тәрбияләүче әниләр өчен,  “Ачык йөрәкләр” программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Программаның максаты - сәламәтлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, әти-әниләргә өй шартларында тәрбия һәм коррекция  процессын оештыруда ярдәм итү, баланың үсешенә уңай йогынты ясарлык психологик климат тудыру.

Әти-әниләргә ярдәм төрле формаларда күрсәтелеп, авыру баланың психологик  үзенчәлекләре, аңа булган караш,тәрбиядә гаиләнең роле кебек сораулар карала. Гаиләдә уңай микроклиматка ничек ирешү кебек актуаль темалар коммуникатив тренинглар аша өйрәнелә.

2018 елның 5 октябрендә әлеге программа кысаларында социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен юридик консультация оештырылды. Бу чара түгәрәк өстәл рәвешендә узды. Катнашучылар яшәү шартлары, торак һәм дарулар белән тәэмин ителеш турында сораулар күтәрделәр.

Үзәк белгечләре белән аралашып әти-әниләр үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таптылар, ә психологның киңәшләре киләчәк тормышка ышаныч белән карарга , үз көчләренә ышанычны арттырырга зур ярдәм булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International