ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

   Белгәнебезчә, балигъ  булмаган балаларга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, балаларына карата алимент йөкләмәләрен үтәмәүче әти – әниләргә карата мәсьәләләрне хәл итү өчен,  һәр айның беренче сишәмбесе гражданнарны бердәм кабул итү көне  итеп билгеләнде.

   Сарман районында аның чираттагысы 13 ноябрь  көнне булып узды.

   Кабул итү вакытында халыктан мөрәҗәгатьләр  каралды. Аларны  өлешчә чишү юллары тәкъдим ителде, практик киңәшләр бирелде.

2018 елның 14 ноябрендә Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Фәйзрахман» мәчете хәзрәте белән очрашу узды. Очрашу темасы: "Ислам нәрсә ул?"Исламда кешеләрне нәрсә җәлеп итә?".  Очрашу барышында Зәки хәзрәт социаль хезмәт алучыларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирергә тырышты.

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында 13 нче ноябрь көнне Новотроицкое авылында урнашкан Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе рухание Александр Щенников белән очрашу оештырылды. Чараның темасы: конфессияара конфликтларны кисәтү, милләтара аралашу культурасын пропагандалау. Иерей Александр барлык яшәүчеләрне толерантлыкка, бер-берсенә карата шәфкатьле мөнәсәбәттә булырга өндәде.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

     2018 нче елның 13 ноябрендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Ары авыл китапханәсе карамагында эшләп килүче “Әкияттә кунакта”  балалар театры берләшмәсе белән берлектә исәптә торучы физик мөмкинлеге чикле балалар өчен чара үткәрделәр. Яшь актерлар курчаклар ярдәмендә  “Йомры икмәк”   рус халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар геройлар образына тирәнтен керделәр, сүзләрен генә түгел, ә аларның холыкларын, тавышларын, сөйләшү рәвешләрен дә тамашачыга җиткерергә тырыштылар. Әсәрләрне сәхнәләштерү балаларга иҗади яктан үсәргә һәм креативрак булырга этәргеч бирә.

Елның елында 14 ноябрьдә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне алдыннан, Алабуга “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәрләре социаль хезмәтләр күрсәтүдән файдаланучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен әлеге мәкерле чир турында әңгәмәләр оештырдылар. Чара барышында диабетны контрольдә тотарга ярдәм итүче чаралар, көрәшү алымнары, тиешле медицина ярдәме буенча күрсәтмәләр бирделәр.

     Ел саен диабет белән авырый башлаган  кешеләр саны арта бара, шуңа күрә авыруны дәвалауга гына түгел, аны кисәтүгә дә зур игътибар бирергә кирәк. Бугенге чара  өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшырту, гомерен озынайту максатында, “Сәламәтлек мәктәбе”нең һәр айда уза торган дәресләре кысаларында үтте.

13 нче ноябрь көнне Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне карау буенча тәрбия мәктәбе” технологиясе кысаларында чираттагы уку оештырылды.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Игелек көне кысаларында балигъ булмаганнар белән «Мәрхәмәтлелек» темасына чара үткәрделәр. Әлеге чараның максаты - яхшылык һәм явызлык турында күзаллау, балаларда яхшы эшләр эшләргә тәрбияләү, балаларның фикерләү сәләтен үстерергә омтылу.

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2018 нче елның 13нче ноябрьдә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте. 

13 ноябрь 2018 ел Актаныш картлар йортында “Шәфкатьлелек көнен” уздырачаклар.

«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы психологы Ләйсән Насырова «Үз-үзенә психолог» яшүсмерләр клубы программасын тормышка ашыру кысаларында «Психологик контракт» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International