Елның елында 14 ноябрьдә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне алдыннан, Алабуга “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәрләре социаль хезмәтләр күрсәтүдән файдаланучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен әлеге мәкерле чир турында әңгәмәләр оештырдылар. Чара барышында диабетны контрольдә тотарга ярдәм итүче чаралар, көрәшү алымнары, тиешле медицина ярдәме буенча күрсәтмәләр бирделәр.
Ел саен диабет белән авырый башлаган кешеләр саны арта бара, шуңа күрә авыруны дәвалауга гына түгел, аны кисәтүгә дә зур игътибар бирергә кирәк. Бугенге чара өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшырту, гомерен озынайту максатында, “Сәламәтлек мәктәбе”нең һәр айда уза торган дәресләре кысаларында үтте.