Психологик контракт

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

2018 нче елның 8 нче ноябре, пәнҗешәмбе

 «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы психологы Ләйсән Насырова «Үз-үзенә психолог» яшүсмерләр клубы программасын тормышка ашыру кысаларында «Психологик контракт» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес үзаңга, анализлый белүне үстерүгә һәм тирә-юньдәге кешеләрнең психологик характеристикаларын билгеләүгә юнәлтелгән иде.

Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән 10 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес вакытында балалар түгәрәккә утырдылар, психолог балалар белән берләшүгә юнәлдерелгән практик күнегүләр үткәрде, аннары балалар психолог белән берлектә «Психологик контракт» төзеделәр.

Дәрес ахырында психолог планнарны язуның һәм аларны тормышка ашыру өчен максатлар куюның мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International