2018 нче елның 13 ноябрендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Ары авыл китапханәсе карамагында эшләп килүче “Әкияттә кунакта” балалар театры берләшмәсе белән берлектә исәптә торучы физик мөмкинлеге чикле балалар өчен чара үткәрделәр. Яшь актерлар курчаклар ярдәмендә “Йомры икмәк” рус халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар геройлар образына тирәнтен керделәр, сүзләрен генә түгел, ә аларның холыкларын, тавышларын, сөйләшү рәвешләрен дә тамашачыга җиткерергә тырыштылар. Әсәрләрне сәхнәләштерү балаларга иҗади яктан үсәргә һәм креативрак булырга этәргеч бирә.