12 нче декабрь, 2018 нче ел, чәршәмбе
"Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче китапханә филиалы белгече Дарья Миронова Русиянең Конституция көненә багышланган танып белү һәм күңел ачу чарасы һәм "Изгелекнең чиге юк" хәйрия акциясе үткәрде.
Чараның максаты: үз ватаныңа мәхәббәт хисләрен үстерү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны арттыру, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү.
Белгеч социаль хезмәт алучылар өчен Русиянең Конституция көненә багышланган әңгәмә һәм «Кышкы бизәкләр» дигән викторина үткәрде. Мәкальләр, табышмаклар, «Яраткан яңа ел фильмнары» дигән видео – викторина, «Кышкы уен», «Ак һәм карлы», «Җырны тап» уеннары катнашучыларның күңелен күтәреп җибәрде. Табигатьнең кышкы күренешләрен, ватан һәм кыш турында шигырьләр, җырлар искә төшерделәр. Чара барышында катнашучыларга китаплар бүләк иттеләр һәм китапханәчедән истәлекле язу алырга теләкләрен белдерделәр.
Социаль хезмәт алучылар танып-белү һәм күңел ачу чарасыннан канәгать калдылар.
Чарада 17 кеше катнашты.