Тукыма кисәкләреннән чәйнек җылыткыч. Алексеевск муниципаль районы, «Забота» приюты

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 нче елның 11 нче декабрендә хезмәт буенча инструктор Ольга Николай кызы Давыдова  12-16 яшьлек балалар белән дәрес уздырды. Аның темасы: «Тукыма кисәкләреннән чәйнек җылыткыч тегү» дип аталды.

Дәрестә 4 бала катнашты.

Дәреснең максаты: тукыма кисәкләреннән чәйнек җылыткыч тегәргә, машина җөйләрен башкару алымнарын эшкәртергә өйрәтү.

Дәрестә кыз балаларгачәйнекҗылыткыч ясау тәкъдим ителде.

Балалар башта үрнәк белән таныштылар, аның конструктив структурасын, тегү ысулларын анализладылар. Аннан соң практик эшне башкарырга керештеләр.

Дәрес барышында кызлар тукыма кисәкләреннән тулы бер буй җыйдылар. Ләкин эш күләмле, аны тәмамлау өчен тагын дәресләр уздырылачак.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International