Байлар Сабасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын дәвам итәләр. 24 сентябрьдә "Шоколад", “Кыңгырау " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Һөнәрләр шәһәренең яңа станцияләре белән таныштылар. Бу юлы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Игелекле эшләр йорты» дигән темага чара оештырдылар. Чара барышында балигъ булмаган балаларны социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Программа барышында балалар һөнәр күнекмәләрен генә түгел, ә алда ял итү өчен бонус өлеше буларак, билгеле бер сәгатьләрдә “Сабантуй” ат спорты комплексында күңел ачу хокукына ия булдылар.
2019 елның 20 сентябрендә "Лесная сказка" күңел ачу комплексында "Кабак бәйрәме" уздырылды, анда районның төрле оешмалары катнашты. Бәйрәмнең төп объекты кабак һәм аның белән бәйле бар нәрсә — ашау-эчүдән алып, әлеге яшелчә рәвешендәге кулдан эшләнгән әйберләргә кадәр булды. Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән бергә тәмле аш - су эшләнмәләре-пироглар, кабак бәлеше пешергәннәр. Бәйрәмгә килгән кунаклар аларның аш-су ашап карадылар. Бу чара өлкәннәребезгә бик ошады, алар вакытны күңелле үткәрделәр. Киләсе елда кабат катнашачакларын вәгъдә иттеләр.
17 сентябрь көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «SabaBalahoner» муниципаль программасы нигезендә №3 «Шоколад», №4 «Кынгырау» бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Игелекле эшләр йорты” темасына чара оештырдылар. Әлеге чарада балалар социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштылар.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә “Экстремизмга ЮК!” айлыгы кысаларында буклетлар тараттылар.
Әлеге чараның максаты-бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләр белән дус мөнәсәбәттә яши белүне формалаштыру.
30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, Республиканың дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Татарстан Республикасы көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасы көне символы буларак- тасмалар таратылды.
20 август көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе психологы Хәлилова Г.Н. "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаган балалар белән "Тылсымлы буяулар» дигән темага чара үткәрде.
Чараны үткәрү максаты: вак моториканы, иҗади эшчәнлекне үстерү, балигъ булмаганнарның танып-белү активлыгын формалаштыру, коммуникатив күнекмәләр диапазонын киңәйтү.
06 август көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе психологы Хәлилова Г.Н. "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаган балалар белән "Тылсымлы паровоз» дигән темага чара үткәрде.
Чараны үткәрү максаты: вак моториканы, иҗади эшчәнлекне үстерү, балигъ булмаганнарның танып-белү активлыгын формалаштыру, коммуникатив күнекмәләр диапазонын киңәйтү.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы "Балкыш" социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга кышка запаслар әзерләүдә актив ярдәм итәләр. Социаль хезмәт алучылар белән берлектә алар кайнатмалар,салатлар, яшелчә тозлыйлар, яшел тәмләткечләрне туңдыралар, уңыш җыялар. Әлеге эш белән шөгыльләнеп, өлкәннәребез бик теләп катнашалар һәм үз нәтиҗәләреннән бик канәгать булып калалар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы "Балкыш" социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга кышка запаслар әзерләүдә актив ярдәм итәләр. Социаль хезмәт алучылар белән берлектә алар кайнатмалар,салатлар, яшелчә тозлыйлар, яшел тәмләткечләрне туңдыралар, уңыш җыялар. Әлеге эш белән шөгыльләнеп, өлкәннәребез бик теләп катнашалар һәм үз нәтиҗәләреннән бик канәгать булып калалар.