Нәрсә ул терроризм?

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
Нәрсә ул терроризм? Террорчылар? Террормы?  25.09.2009 елда "Экстремизмга-юк!» Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль  хезмәткәрләре  белән « Татарстан Республикасы территориясендә гамәлдә булган тыелган халыкара экстремистлык һәм террорчылык оешмалары һәм берләшмәләре турында» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Габдрахманов Р. В. эшчеләргә террорчылык актларын кылу мөмкинлеген күрсәтә торган билгеләр табылганда ничек эшләргә кирәклеген аңлатты һәм шикле әйбер ачыкланган очракта ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерде. Чарада, шулай ук, мошенниклык һәм законсыз рәвештә товарлар сату турында кызыксындырган сораулар буенча тәкъдимнәр әйтелде. Чарада утыз кеше катнашты.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International