17 сентябрь көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «SabaBalahoner» муниципаль программасы нигезендә №3 «Шоколад», №4 «Кынгырау» бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Игелекле эшләр йорты” темасына чара оештырдылар. Әлеге чарада балалар социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштылар.