ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

«Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та  Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан  декада дәвам итә. Интернаттта бәйрәм рухын куәтләп һәр көнне төрле чаралар уза. Өлкән яшьтәге социаль  хезмәтләрдән файдаланучыларны котларга дип, мәркәзәбезнең төрле почмакларыннан кунаклар килә. Питрәч районы социаль яклау булеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева, Кама Тамагы муниципаль районы  “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Зиннәтова, Чистай муниципаль районы һәм шәһәре аксакаллары өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр, азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

5 октябрь көнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернаты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Көй тыңлыйбыз, көзне ясыйбыз” дип исемләнгән интегральләштерелгән шөгыль үткәрелде.

      2018 елның  4 октябрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенә буйсынучы «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгенә өлкән буын кешеләре өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча бушлай семинар оештыруда Балтач  “Наз” үзәге белгечләре ярдәм күрсәтте.

01 октябрьда Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары күрмәүчеләр өчен махсус комментарияле фильнар белән таныштылар.

5 октябрь 2018ел, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу” дигән профилактик әңгәмә үтте.

  4 октябрь көнне  өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта торучы өлкәнебез Нурия Газизова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә лаеклы ялдагы өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре уздырыла.

Өлкәннәр ункөнлеге барышында «Родной край - Туган як» акциясе кысаларында Балтач районыннан китеп,  Татарстан Республикасының төрле районнарында урнашкан картлар йортларында яшәъче 9 өлкәнебезгә районыбыз тарафыннан бүләк-күчтәнәчләр  тапшырылды.

5 нче октябрь 2018 нче ел, җомга

    "Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар Халыкара өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы белән 1 нче китапханә филиалында булдылар.

    Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларга актив тормыш позициясен күтәрү мөмкинлекләрен бирү һәм үзләренең сәләтләрен күрсәтә белергә өйрәнү иде.

    Социаль хезмәт алучыларны тернәкләндерүдә һәм мәдәни-агарту эшчәнлегендә китапханә вәкилләре белән күпьеллык хезмәттәшлек зур роль уйный. Учреждениеләр арасында төзелгән хезмәттәшлек планы социаль хезмәт алучыларны  интеграцияләштерүдә ярдәм итә.

   Үзәкнең бию түгәрәгенә йөрүче белгечләр һәм катнашучылар "Илһам" китап  клубы укучыларына, өлкәннәр көне белән котлап, үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясадылар.Тамашачыларга татар һәм рус телләрендә башкарылган җырлар, татар биюе, фигуралы вальс бик ошады. Чарада катнашучыларны бәйрәм табынына чакырдылар, анда кунакларны өлкән яшьтәге актив китап укучылар үз бакчалары уңышы  белән сыйладылар.

     Чарада 10 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International