2018 елның 4 октябрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенә буйсынучы «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгенә өлкән буын кешеләре өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча бушлай семинар оештыруда Балтач “Наз” үзәге белгечләре ярдәм күрсәтте.
Тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына ТР ТКХ өлкәсендә Региональ иҗтимагый контроль үзәге экспертлары Зоя Виктор кызы Куклина һәм Геннадий Михаил улы Сомов җавап бирде.
Семинарда катнашучы һәрбер кеше файдалы әдәбият комплекты алды.