«Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан декада дәвам итә. Интернаттта бәйрәм рухын куәтләп һәр көнне төрле чаралар уза. Өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны котларга дип, мәркәзәбезнең төрле почмакларыннан кунаклар килә. Питрәч районы социаль яклау булеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева, Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Зиннәтова, Чистай муниципаль районы һәм шәһәре аксакаллары өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр, азык-төлек пакетлары тапшырдылар.
Өлкәннәргә игътибар йөзеннән, Астерия” чәчтарашханә белгечләре интернатта яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга бушлай хезмәт күрсәттеләр.
Декада барышында олыларның кәефен күтәреп, бәйрәм рухы өстәп “Ностальгия” вокаль-инструменталь ансамбле ретро-концерты булып узды. Алар башкарган җырлар, өлкәннәрнең күңеленә хуш килде, яшьлек елларыны алып кайтты.
“Чистай” мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан “Иллюзион” кинотеатрында хәйрия фильмы күрсәтелде.