Югары -Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Көй тыңлыйбыз, көзне ясыйбыз” дип исемләнгән интегральләштерелгән шөгыль

2018 елның 5 октябре, җомга
Шөгыльнең максаты: балаларның иҗади күзаллауларын үстерү, көз турында хисләрен төсләр аша тасвирлый белергә өйрәтү; көз һәм көзге күренешләр турында белемнәрен ныгыту, әңгәмәгә катнаша, сорауларга җавап бирә белү кунекмәләрен үстерү; көзге табигатькә мәхәббәт, соклану хисләре тәрбияләү. Безнең балалар җырларга, рәсем ясарга һәм уйнарга бик яраталар. Аларның теләкләрен истә тотып, тәрбияче музыка һәм рәсем дәресләрен берләштереп, интегральләштереп уздырды. Иң элек, алар көз турында әңгәмә үткәрделәр, шигырьләр укыдылар, көзге яфраклар турында слайдлар карадылар. “Сихри көз” музыкасы астында, гадәти булмаган алым кулланып, рәсем ясадылар. Һәр бала төсләрне үзе сайлап, яфракларны буядылар, аны кәгазьгә төшерделәр. Шөгыльдә төркемләп һәм шәхси якын килеп эшләү алымнары кулланылды. Балалар үзләренең эшләренә сокланып, бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International